Дусларым, бүген Сезнең белән тагын бер тапкыр һөнәрләр турында сөйләшеп үтик әле. 25-29 июль көннәрендә Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагере базасында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр һөнәри юнәлеш бирү форумы узды. Ул Татарстаннан һәм Россиянең башка 10нан артык төбәгеннән 600дән артык укучыны берләштерде. Чара программасына Татарстан үсешенең төп биш юнәлеше: энергетика, агросәнәгать комплексы, экология, IT, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү тармагы буенча махсуслаштырылган треклар кертелгән иде. Аларда катнашудан алган тәэсирләре белән Милена Саруханян уртаклашты.












