Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын киләсе ялларда узачак «Бөек Болгар» фестиваленә балалар белән бергә барырга чакырды. Бу хакта ул үзенең Макс каналында язган.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасына булачак сайлауларны оештыручыларны әзерләү программасын дәвам итә — барлыгы 22 меңгә якын кеше укытылырга тиеш. Быел беренче күчмә белем бирү семинары Биектау районында узды.
Татарстаның Электрон мактау тактасын ел саен яңартып торачаклар. Бу хакта республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Иннополис университетында чыгарылыш укучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Ул чыгарылыш укучыларын республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде, югары уку йортын тәмамлау белән котлады.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза. Барлык районнарда да бөртекле культуралар уңышын җыялар, бүгенге көнгә 1 миллион 82 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40 центнерга җитә
Казанда, Биләрдә һәм Болгарда күренекле археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза- мөхбире Фаяз Хуҗинның якты истәлегенә һәм тууына 75 ел тулуга багышланган «Идел-Урта гасырлар археологиясенең актуаль проблемалары» дип исемләнгән Халыкара фәнни семинар узды.
Иннополис университетында чыгарылыш укучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Ул чыгарылыш укучыларын республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде, югары уку йортын тәмамлау белән котлады
Татарстанда урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза. Барлык районнарда да бөртекле культуралар уңышын җыялар, бүгенге көнгә 1 миллион 82 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40 центнерга җитә
13, 14, 20 һәм 21 август көннәрендә Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап: Тельман урамында сәяхәт» дип аталган экскурсияләр үткәрелә. Чара кунакларына дөнья күләмендә дан казанган мәшһүр композиторның балачагы, иҗади үсеше белән бәйле урыннар турында сөйләячәкләр.












