Иртәнге чыгарылыш
2025 нче елда Татарстан гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында 19 нчы урынны алды. Татарстанда норматив таләпләргә җавап бирә торган җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юллар өлеше 65,8 процент тәшкил итә
Август аенда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Әлеге проект сөекле шагыребезнең тууына 140 ел тулуга багышланган
«Казан сөлгесе» IX Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә. Әлеге мәдәни чара ЮНЕСКО ярдәмендә 28–30 августта узачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Түбән Камада җитештерү һәм гражданлык обьектларына һөҗүм ясалды. 13 кешенең гомере өзелде, 75 кеше зыян күрде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә
Татарстан Рәисе Указы белән 10 августта республикада Матәм көне игьлан ителде
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханының барлык фәннәре буенча нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булып чыкты. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде












