Иртәнге чыгарылыш
Татарстан һәм Кытай 10 елда товар әйләнешен 12 тапкырдан артыкка – 3 миллиард 350 миллион сумга кадәр арттырган. Бу саннар Татарстан Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына багышланган брифингта әйтелде. Татарстаннан биш проект «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» XI Бөтенроссия форумында конкурста җиңүче булды. Республика яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 475 милион сумнан күбрәк акча алачак. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 11 августтан 23 августка кадәр XIII Болгар халыкара археология мәктәбе чаралары уза. Чараның пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районы кырларында игеннәрне урып-җыюның барышын карады. «Зәй шикәре» агрофирмасында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты.
Түбән Камага Үзбәкстаннан махсус эшче төркеме килде. Татарствн Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әлеге төркемгә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң булган фаҗига турында барлык кирәкле белешмәләрне җыюда, һәлак булучыларның гәүдәләрен туган илләренә кайтаруны оештыруда ярдәм күрсәтелә.
Татарстаннан биш проект «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» XI Бөтенроссия форумында конкурста җиңүче булды. Республика яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 475 милион сумнан күбрәк акча алачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренең Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары мемориаль комплексында да булды, каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салды, ветераннар белән аралашты
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика халкын Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләре көне белән котлады
Түбән Камада Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның XI Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 113 миллион сумга якын акча бирелә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Көньяк Осетия Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Марат Камболов белән очрашты
Электрон мактау тактасында Татарстанның 47 журналистының исемнәре урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде
Түбән Камада Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның XI Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 113 миллион сумга якын акча бирелә












