Хәзер без сезне язучы Зиннур Хөсниярнең “Җыр китми күңелдән” исемле язмасы буенча эшләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Ул танылган шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев иҗатына багышлана. Тапшыруда шулай ук Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырлар да яңгырый.











