Күңелле каникул көннәре ахырына якынлашып бара. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән уңышны җыеп алырга да вакыт җитте. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган театральләштерелгән музыкаль тамаша нәкъ менә уңыш җыюның рәхәт мәшәкатьләре турында. Тамашада балалар үзләре катнаша.












