Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әхмәт Әл Җабир белән очрашты. Алар Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты
Үзәк Африка Республикасы дәүләт министры Малейомбо Донатьен җитәкчелегендәге делегация “КамАЗ” акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларында булды
Республикада игеннәрне урып-җыю темпы кыза. 516 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 46 процентында бөртек суктырылган. Уракта Минзәлә, Әлки, Тәтеш, Лениногорский, Зәй районнары алда бара
Кичке чыгарылышлар
Бүген иртән республика дошман пилотсыз очкычлары тарафыннан чираттагы массакүләм һөҗүмгә дучар булды. Һөҗүмнәр күп күләмдә Кама аръягы зонасына туры килгән. Мобиль төркемнәрнең һәм һава һөҗүменә каршы оборона системасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә корбаннардан һәм җитди җимерелүләрдән саклап калынган
Үзәк Африка Республикасы дәүләт министры Малейомбо Донатьен җитәкчелегендәге делегация “КамАЗ” акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларында булды
Республикада игеннәрне урып-җыю темпы кыза. 516 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 46 процентында бөртек суктырылган. Уракта Минзәлә, Әлки, Тәтеш, Лениногорский, Зәй районнары алда бара
Татарстанга эш визиты белән Мәскәү мэры Сергей Собянин килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов,” КамАЗ » АҖ генераль директоры Сергей Когонин озатуында алар «КамАЗ» автомобиль заводында булдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быела юл-урам челтәрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды – әлеге чара барышында шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте











