Атналык күзәтү.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә стратегик үсеш һәм илкүләм проектлары буенча Президент каршындагы Совет утырышын үткәрде. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанда “РОСТКИ: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара икътисадый форумы уңышлы узды. Киләчәктә ике илнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерү мөмкинлекләре, квалификацияле кадрлар хәзерләү мәсьәләләре каралды.
Татарстанга эш визиты белән Мәскәү мэры Сергей Собянин килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов,” КамАЗ » АҖ генераль директоры Сергей Когонин озатуында алар «КамАЗ» автомобиль заводында булдылар.
Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды – әлеге чара барышында шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте.












