Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Илебездә тагын бер хезмәт иртәсе башланды! Шулай инде, безнең халык тик торырга, вакытын бушка үткәрергә күнекмәгән. Аңа эш булсын! Ә җыр белән эшләве дә, яшәве дә күңелле. Шуны истә тотып, Татарстан радиосы игътибарыгызга “Дан сиңа, дан, хезмәт кешесе!” дигән музыкаль программа тәкъдим итә. Без аны тырыш игенчеләребезгә һәм авыл хезмәтчәннәренә багышлап әзерләдек.











