Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинеты «Яңа өстәмә белем бирү педагогы» проектына түләү тәртибен раслады. Карар Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты
Бу көннәрдә Калуга шәһәрендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы бара. Чемпионатта Татарстаннан 32 белгеч катнаша. Алар — Казан вертолет заводы һәм «Алабуга»
махсус икьтисадый зонасы вәкилләре
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивале лауреатлары концерты була. Чара иртәгә — 25 августта кичен бөек татар шагыйренең 120 еллыгы уңаеннан узачак
Кичке чыгарылыш
2026 елда илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Төбәктә 175 милләт вәкиле гармониядә яши. Бу хакта Казанның ИТ-паркында «Бердәмлектә көч» Татарстан Республикасы гражданнар форумында республика Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде
Татарстан Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча беренче берләштерелгән чемпионат 28 августта Лаеш районындагы «Караеш» аэродромы мәйданчыгында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте
Казанда Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә берничә спорт һәм социаль объект, шулай ук яңа төзекләндерелгән киңлекләр ачарга әзерләнәләр. 30 августка башкалада Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чиратының беренче этабын төгәлләү күздә тотыла











