Бүген, 25 нче август – герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алу көне. Плетцензее төрмәсе тоткыннары, 11 татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның гомерен гильотина балтасы өзә. Шул мизгелләрдән алар батырларча елмаеп мәңгелеккә атлыйлар. Тапшыруыбыз шушы вакыйгага багышлана.











