Иртәнге чыгарылыш
2026 елда илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Төбәктә 175 милләт вәкиле гармониядә яши. Бу хакта Казанның ИТ-паркында «Бердәмлектә көч» Татарстан Республикасы гражданнар форумында республика Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде
Татарстан Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча беренче берләштерелгән чемпионат 28 августта Лаеш районындагы «Караеш» аэродромы мәйданчыгында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте
Казанда Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә берничә спорт һәм социаль объект, шулай ук яңа төзекләндерелгән киңлекләр ачарга әзерләнәләр. 30 августка башкалада Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чиратының беренче этабын төгәлләү күздә тотыла
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федераиясе Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне банк Рәисе Эльвира Нәбиуллина үткәрде. Анда партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән тәбрик итте. Котлауны ул МАКСтагы каналында урнаштырган, дин тотучыларның изге ниятләре кабул булуын, ә башкарган эшләре игелек китерүен теләгән.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге активистлары һәм яшьләр проектларын оештыручылар белән очрашты.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән тәбрик итте. Котлауны ул МАКСтагы каналында урнаштырган.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 650 мең гектардан артык мәйданда, ягьни барлык мәйданның 60 процентында бөртек суктырылган. Алексеевский, Әлки, Кайбыч, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында 70-76 процент мәйданда бөртек җыелган.
«Татар кызы» халыкара конкурсының финалы 7-8 октябрьдә Төрекмәнстанда узачак һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре саммитына туры киләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп » мәчетендә булды. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уңаеннан тантана узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районында капиталь ремонт тәмамланган берничә социаль объектны карады. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов Арча районында да булды. Ул уракның барышы белән танышты, җирле продукция күргәзмәсен карады, уҗалыклар җитәкчеләре,
инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары ,район активы белән очрашты.











