Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп » мәчетендә булды. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уңаеннан тантана узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районында капиталь ремонт тәмамланган берничә социаль объектны карады. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов Арча районында да булды. Ул уракның барышы белән танышты, җирле продукция күргәзмәсен карады, уҗалыклар җитәкчеләре,
инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары ,район активы белән очрашты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең энергетика һәм инфраструктура министры Сухейл Мөхәммәд Әл-Мазруи белән очрашты. Дәрәҗәле кунак Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне алдыннан хәрби хезмәткәрләрне – республикада туып-үсеп, алгы сызыкта булган хәрбиләрне котлады. Әлеге сугышчылар хәрби батырлыклары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 650 мең гектардан артык мәйданда, ягьни барлык мәйданның 60 процентында бөртек суктырылган.
Кичке чыгарылышлар
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть – газ химиясе форумы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Бәхрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина, Россиянең һәм чит илләрнең нефть, газ, химия тармагы вәкилләре катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Газпромбанк”ның төбәкләр үсеше драйверы буларак, технологик лидерлык: нефть-газ химиясеннән алып биоикътисадка кадәр технологогик лидерлык темасына эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 650 мең гектардан артык мәйданда, ягьни барлык мәйданның 60 процентында бөртек суктырылган.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть – газ химиясе форумы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Бәхрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина, Россиянең һәм чит илләрнең нефть, газ, химия тармагы вәкилләре катнашты.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм хәл ителешләр» дигән темага багышланды.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 650 мең гектардан артык мәйданда, ягьни барлык мәйданның 60 процентында бөртек суктырылган.












