Иртәнге чыгарылыш
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть – газ химиясе форумы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Бәхрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина, Россиянең һәм чит илләрнең нефть, газ, химия тармагы вәкилләре катнашты.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм хәл ителешләр» дигән темага багышланды.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 650 мең гектардан артык мәйданда, ягьни барлык мәйданның 60 процентында бөртек суктырылган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть-газ химиясе форумында Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты. Киләчәк хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр каралды.
Рөстәм Миңнеханов Бәхрейн дәүләтенең Нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәд бен Мөбарәк бен Даина белән авыр нефть ятмаларын эшкәртү һәм экология өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының мәктәп укучыларының дәрес вакытында телефоннан файдаланмаска тиешлеге күрсәтелгән боерыгы 1 сентябрьдән үз көченә керә.
Кичке чыгарылыш
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада 48 гаилә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Фигуралы шуу үзәген ачуда катнаштылар. 30 августта, Республика көнендә, яңа спорт комплексы базасында фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбе эшли башлаячак.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 703 мең 261 гектарда, ягьни барлык мәйданның 64 процентында бөртек суктырылган.
.












