Бу атнада «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть – газ химиясе форумы узды. Аның каысларында «Казан: НЕФТЬ, ГАЗ, ХИМИЯ» махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чараларда күпсанлы дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Республикабызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Табигатьнең һәр аяз сәгатен игенчеләр мөмкин кадәр отышлырак итеп файдаланып калырга ашыга. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә кырларның 70 процентыннан уңыш җыеп алынган. Суктырылган ашлык күләме 2 млн 660 мең тоннага якынлаша. Урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатыннан бу атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарда булды.
Иртәгә Татарстаныбыз өчен бик тә әһәмиятле бәйрәм – Татарстан Республикасы көне һәм шул ук вакытта Казан шәһәре көне дә билгеләп үтелә. Бу көннәрдә республикабызда уздырыла торган шактый вакыйгалар әлеге истәлекле датага багышлана.












