Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм тапшырулары дәвам итә һәм без хәзер сезне Татастанның халык шагыйре, Россия федерациясенең дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның “Татар аты” исемле поэмасын тыңларга чакырабыз.
Бу әсәрнең программабызга килеп керүе һич тә очраклы түгел, чөнки ат – халкыбызның күп гасырлар кичеп килгән озын юлында һәрчак тугрылыклы юлдаш булган. Шуңа күрә бүгенге бәйрәм көнендә без сезнең игътибарга нәкъ менә атка мәдхия җырлаучы әсәр тәкъдим итәргә булдык.










