Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, югары уку йортлары ректорлары, профильле министрлар уникаль осталык үзәгендә V Глобаль яшьләр саммитында катнашучылар белән очрашты.
Казанда Түбән Кабан күле яр буендагы өченче чиратның беренче этабын төзекләндерү эшләре
тәмамланды. Яңартылган участокны ачуда Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга, Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга “Казанның Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Казанның Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Мәүлид бәйрәме узды.












