Дусларым, җәй бетүне хәбәр итеп августның соңгы көне җитсә дә, каникул төгәлләнсә дә – берегез дә күңелсезләнмидер әле. Шау-шулы мәктәп ишегалды, яңгырап торган коридорлар, сыйныфташлар, укытучылар сагындырды бит инде! Мәктәп формасы күптән алынган, үтүкләнгән. Дәфтәрләр, тышлыклар, ручка-карандашлар әзерләнгән. Иртәгә иртән бәйрәмчә киенеп, чәчәкләр тотып таныш сукмаклардан — мәктәпкә! Хәерле уку еллары булсын! Уңышлы булсын!












