Татарстанда, гадәттәгечә, зурлап Республика көне билгеләп үтелде. Казан шәһәрендә, авыл-район җирләрендә тантаналы чаралар оештырылды.
Бүген Татарстан ДТРК каналларында сәяси дебатлар башлана.
31 августта Россия ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Иртәгә Казан метрополитены көзге эш графигы буенча эшли башлаячак.
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин йөк автомобильләре өчен агрегатлар җитештерү буенча цифрлы завод төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Предприятие К5 буын «КамАЗ», шулай ук «Урал» һәм «МАЗ» автомобильләре өчен компонентлар чыгарачак.
Республикада 800 мең гектарга якын, ягьни барлык мәйданның 72 процентында бөртек суктырылган, 3 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган.
Иртәгә “Росреестр”ның Татарстандагы идарәсенең гараж амнистиясе буенча кайнар телефон элемтәсен оештыра. Белгечләр гражданнарның сорауларына көндезге сәгать 10нан 12 сәгатьтә кадәр җавап бирәчәк.











