“Комплекслы куркынычсызлык » 16нчы Халыкара куркынычсызлык чаралары салоны Казанда 3-5 сентябрьдә узачак. Чара программасын Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта тәкъдир иттеләр.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Әгерҗе районында берничә социаль объектта булды, Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исемендәге 1 нче гимназия укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.
Татарстанда 1 сентябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен квота кертелә. Әлеге яңалык 200дән артык кешелек хезмәт коллективыннан торган эш бирүчеләргә кагыла.
Владивосток шәһәренең Көнчыгыш федераль университеты мәйданчыгында Көнчыгыш икътисади форумы ачылды. Анда Татарстан Республикасы стенды тәкъдир ителде.
2026 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды. Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Республикада 833 мең 185 гектарда, ягьни барлык мәйданның 76 процентында бөртек суктырылган, 3 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган.
Казанда регби үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, монополиягә каршы федераль хезмәтнең
Татарстандагы идарәсе җитәкчесе, Татарстанның регби федерациясе рәисе Айрат
Шәфигуллин, «Стрела-Ак Барс» регби клубы вәкилләре катнашты.
«Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына сайлау бюллетеньнәре басыла. Татарстанда федераль сайлау
округы һәм бер мандатлы алты сайлау округы буенча тавыш бирү өчен ике дәүләт телендә 5
миллион 800 меңгә якын сайлау бюллетене әзерләнәчәк.
Владивосток шәһәренең Көнчыгыш федераль университеты мәйданчыгында Көнчыгыш икътисади форумы
ачылды. Анда Татарстан Республикасы стенды тәкъдир ителде.
Казанда регби үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе, Татарстанның регби федерациясе рәисе Айрат Шәфигуллин, «Стрела-Ак Барс» регби клубы вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Камадагы Балалар экология-биология үзәгендә булды. Быел «Сибур» компаниясе ярдәме белән бинада капиталь ремонт тәмамланган, заманча җиһазлар сатып алынган, экологик агарту программалары яңартылган.
Татарстан Диния Нәзарәте19 сентябрьне Гошер көне дип игьлан итте. Республикада гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды.












