Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Бәйрәм иртәсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Республика көне белән тәбрикләвеннән башланып китте.
Татарстан халкы, кунаклар өчен шәһәр көненә гадәттәгечә бай программа әзерләнгән. Алар арасында «Уйнагыз, гармуннар!», «Печән базары», «Казан сөлгесе» фестивальләре, халыкара «Шәрык базары» фестивале кысаларында «Дуслык тавышлары» дип исемләнгән концерт. Һәм әлбәттә, «Казан» гаилә үзәге янында ял итү урыннары, остаханәләр, күргәзмә, ярминкәләр, зур концерт тамаша оештырыла. Ә без бәйрәм көне уңаеннан татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең алтын фондын тәшкил иткән, халкыбыз күңелен яулаган җырларны тәкъдим итәбез. Алар барысы да сезгә бездән бәйрәм сәламе һәм тәбрикләве булып барып ирешсен. Республика көне белән, сезне, хөрмәтле тамашачыларыбыз.









