Казанда регби үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе, Татарстанның регби федерациясе рәисе Айрат Шәфигуллин, «Стрела-Ак Барс» регби клубы вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Камадагы Балалар экология-биология үзәгендә булды. Быел «Сибур» компаниясе ярдәме белән бинада капиталь ремонт тәмамланган, заманча җиһазлар сатып алынган, экологик агарту программалары яңартылган.
Татарстан Диния Нәзарәте19 сентябрьне Гошер көне дип игьлан итте. Республикада гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды.












