Ул чын мәгънәсендә табигать баласы иде. Авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән Илдар Низамовка әгәр исән булса быел 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан туган төбәге Әтнә районында ел дәвамында аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган төрле чаралар узды. Аларның барысына да аның туган көнендә нәтиҗә ясалды. Остазыбызны зурлап , тантаналы төстә искә алу көне иң әүвәл туган нигезендә корьән ашы белән башланып китте.
Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла дип язган иде Илдар Низамов Бөртектән – көшел дип аталган китабында. Аның өчен яңа китап, яңа туган бала иде. Бала дигәнннән Илдар абый хатыны Мөсфия апа белән 3 бала тәрбияләп үстерә.
Күңелгә дәва бирүче туган нигез Илдар абый өчен дә бик кадерле булды. Әллә ничә төрле сортлы йөземгә кадәр үстерде. Калганын әйтеп тә торасы юк. Аның әле җәйге йорты да бар иде дип искә ала хатыны Мөсфия апа.
Авыл җирендә нәсел ишле була инде ул. Ярты авыл туган тиешле кешеләр.
Укытучы, мөгаллим Низамовлар нәселен халык бик яратып искә ала. Шул исәптән, Эльвира да. Илдар абыйча әйттем әле. Нива машинасына утыртып җиләккә алып барганнары әле дә хәтердә саклана ди күршеләре.
Илдар абыйга урманга барыйк дисәң, хәзер кырык эшен кырык якка атып, шул арада әзер булып алып та китә иде дип искә алалар якыннары. Илдар абый бит әле ул галимлеккә, остазлыкка юлны елгадан башлаган кеше. Казан елга техникумын тәмамлап Агыйдел елга пароходчылыгында штурман булып та эшләгән. Аның әле балыкчы Илдар дигән кушаматы да бар. Шәкертләренә дә ул хирыслыгы турында тәмләп аңлата иде, кайберләре аның белән балыкка төшәргә дип махсус кайткалады. Бу хакта остаз рухына дога кылырга баргач авыл зиратында да искә алды шәкертләре. Әйе, кеше китә җыры кала, рухи мирасы кала. Ә алар әз түгел….Аның «Күңелеңдә ниләр бар?» дигән беренче әдәби китабы 1970 елда ук басылып чыга. Шул беренче карлыгачтан соң утызлап әдәби һәм публицистик китап дөнья күрә. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Бер карадым…» кебек нәсер, парча җыентыклары да бар.
Илдар Низамов исемендәге беренче фәнни -гамәли конферциядә дә яңгырады ул парчалар.
Парчаны мин чикләвеккә тиңләр идем. Күзгә күренмичә, эчтә, күңел түрендә туа. Озак өлгерә дип әйтә иде ул.
Фәнни –гамәли конференциянең иҗади өлешендә катнашып җиңү яулаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәртәбәле жюри да катнашучыларның тырышлыгын, ныклы әзерлеген ассызыклады.
Күәм мәктбе укытучысы Алия ханым әлеге конкурска укучыларын җәлеп иткән.
Илдар Низамов исемндәге конференциянең данлыклы Әтнә театры бинасында узуы да аңа карата хөрмәтнең чагылышы.
Конференциянең фәнни нигезен Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы раслаган. бу аңлашыла да Илдар аганың эшен дәвам итүче шәкертләре нәкъ әлеге кафедрада хезмәт куя.
Һәр фәнни чыгыш ихлас, йөрәктән-йөрәккә үтеп керә.
Илдар Низамов үз шәкертләренең иҗатын өйрәнүе белән дә аерылып торган галим. Телбизәк дөньясында китабында якташы, укучысы Сүрия Мингатина иҗатын шәрехләгән.
Илдар Низамовның тормыш юлы Идел буе төбәге журналистикасы мәктәбенә нигез салган Флорид Әғъзамов белән кисешүе дә татар журналистикасын баетуга биниһая өлеш кертте. «Мәдәни җомга» газетасында чыгып килгән «И туган тел…» кушымтасының мөхәррире, Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруында да даими автор буларак танылды. Галим буларак татар телен дәүләт теле сыйфатында өйрәнүгә багышлады.Тел куллану мәсьәләләрен махсус өйрәнә торган сөйләмият һәм социолингвистика фәннәрен җанландыруга зур өлеш кертте .дип искә ала фәнни җитәкчесе хакында Айгөл Гөсейнова .
Залга җылган кунаклар да, чыгыш ясаучылар да горорурлык хисе балкып тора. Әлеге чара , бик дәрәҗәле итеп оештырылган.
Бу әлбәттә Әтнә районы җитәкчелеге, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, җирле Ак калфак оешмасы белән Казан федераль университетының Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасының бергә, эзлеклеле эш нәтиҗәсе.
Язучының, журналистның төп эш коралы – тел. Ул үзенең уй-фикерләрен, хисләрен укучыга дөрес һәм тулы итеп аңлату өчен гомере буе каләмен чарлый, ягъни тел гыйлемен камилләштерә. Илдар абый да гомеренең соңгы көненә кадәр үз эшенә тугры калды.









