Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында «Алга» өсте ябулы футбол манежын ачуда катнашты. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Тукай районының Круглое Поле
бистәсендә «Тукай Арена» боз сараен ачуда катнашты. Тагын ике шундый спорт
объекты — Аксубай шәһәр тибындагы поселогында һәм Яңа Чишмә авылында —
видеоэлемтә аша ачылды.
Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга 450 гә якын журналист, 87 массакүләм мәгьлүмат чарасы аккредитацияләнгән. Сайлауларга 14 мең күзәтүче әзерләнгән, тулы видео теркәү системасы урнаштырылган.












