Язучы, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел.
Быел сентябрь аенда халкыбыз тарихында якты эз калдырган олы бер щәхеснең юбилеен билгеләп үтәбез. Егерменче йөздә татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәржемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел.
Шушы уңайдан без аның тормыш юлын һәм ижатын өйрәнгән галим, филология фәннәре докторы, язучы Фоат Галимуллинны студиябезгә дәштек.











