Бу атнада көтелгән сәяси вакыйга — Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак, ул өч көн 18, 19 һәм 20 сентябрьдә була.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәрергә әзерләнә.
Бу атнада Казан мәктәпләрендә көзге «Игелек атнасы» уздырыла.
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча хәйрия кампаниясе башланды.
Казанда уктан ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры
Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Казанда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына уктан ату буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды.
Ял көннәрендә Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы, Яшел Үзәндә икешәр урында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында узды. Барлыгы 106 миллион ярым сумлык продукция сатылды.
«КамАЗ-мастер» командасы автоузышчылары «Уральский рубеж» Россия чемпионатында беренче-икенче урыннарны яулады. Иң яхшы вакыт күрсәткән Дмитрий Сотников экипажы беренче урынга чыкты. Богдан Кәримов лидердан 14 секундка артта калып, финишка икенче
булып килде.










