Татарстанда пилотсыз пассажир җәмәгать транспортын сынау буенча пилот проекты гамәлгә ашырылачак. Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле күрсәтмәне Россия Президенты Владимир Путин раслады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә тавыш бирүнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итүне өстенлекле бурыч дип атады. Ул сайлаучыларны участокларга килергә һәм тавыш бирергә чакырды.
Иртәгә — 20 сентябрьдә Россиядә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов урман тармагы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.












