Иртәнге чыгарылыш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе атнаның дүшәмбе көнендә — 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында сәгать 10 да башлана. Шул ук көнне җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы була.
“Comtrans-2026” Халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә Саратовта автомашиналарга тарату тартмаларын җитештерүне оештыру ниятләре турындагы декларация имзаланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналы аша Түбән Кама халкын шәһәрнең 60 еллыгы белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.Алар республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән очрашуы республикада туристлык, спорт, фән, мәгариф һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләренә багышланды.
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте 2027 елда туристик автобуслар җитештерә башларга җыена. Бу хакта предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин Казанда уздырылган COMTRANS коммерция автомобильләре халыкара күргәзмәсендә белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда Шаньдун провинциясе һәм Татарстан мәгариф форумында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Рәисе компания җитәкчелегенә «Шаньдун Хайспид Груп» эшчәнлеген җентекләп тәкъдир итүләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә сәүдә күләмнәрен арттыру, энергетика һәм нефть химиясе продукциясе номенклатурасын киңәйтү планнарын әйтте.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университеты ректоры Ли Шуцай белән очрашты. Югары уку йорты уртак Россия-Кытай мәгариф консорциумы лидеры булып тора, университетта 70 мең студент белем ала.