Сентябрь аенда үтүче «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале матур традициягә әйләнде. Әлеге олуг мәдәни чарадан читтә калмыйча, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез фестивальдә «Кәҗүл читек» кыска метражлы нәфис фильмын күрсәтте. Әйдәгез, шушы иҗат җимешенең геройлары белән якыннанрак танышыйк: фильмның режиссеры, Мәскәүдә балалар өчен «Алиш» театр түгәрәге җитәкчесе Дилә Сөләйманова, фильмда төп рольне-Әхмәдулланы уйнаган, «Алиш» студиясе шәкерте Ләйсән Аймалетдинова һәм аның әнисе Алия Аймалетдинова. Тапшыруыбызда алар белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.











