Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак. Шулай ук бүген төштән соң җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 24 нче утырышы була.
Татарстанда Оренбург трактының чираттагы этабын төзүне киләсе елда тәмамларга җыеналар. Объект сигез этапка бүленгән. Җиде этап буенча дәүләт контрактлары төзелгән.
Татарстан Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәрергә әзерләнә. Бәйрәм чаралары 5-8 октябрьдә узачак. Чараның программасы фундаменталь фәнне һәм масштаблы мәдәни блокны берләштерер дип көтелә.











