Бик тиздән, Татарстан радиосында чираттагы зур премьера! Шагыйрә, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллинаның “Әлиф ләм мим” повесте буенча эшләнгән яңа радиоспектакль эфирга чыгарга әзерләнә. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә әзерләнде. Премьера 4 октябрь көненә билгеләнгән. Радиоспектакльне эфирдан 13 сәгать 10, 15 сәгать 10 һәм ахыргы, 3 нче сериясен 16 сәгать 10 минутта тыңларга мөмкин. Ялыгызны файдалы үткәрергә һәм радиоалгычлар янына яңа радиоспектакль тыңларга чакырабыз! Премьераның зур бәйрәм – Укытучылар көне алдыннан булуы да очраклы түгел. “Әлиф ләм мим” повесте – 1964 елдан башлап татар баласына хәреф таныткан Әлифба китабы авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың гыйбрәтле язмышларына багышланган.











