Галим, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамалга (Корбановка) 75 яшь.
Бүген Игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә. Кунагыбыз – сезгә яхшы таныш шәхес – шагыйрь һәм галим Рифат Җамал. Тулы исеме — Рифат Җамал улы Корбанов — ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Аны студиябезгә чакыруыбыз очраклы түгел, нәкъ менә бүген – 1 октябрьдә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тагын әле, нур өстенә нур булып, шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Указы белән, Рифат Корбанов “Фидакарь хезмәт өчен” дигән мәртәбәле медаль белән бүләкләнде.











