Атналык күзәтү.
Атнаның төп вакыйгасы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасы булды.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре халыклары белән безне тирән тарихи -гуманитар элемтәләр берләштерә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дәүләтләренең генераль прокурорлары координацион советының 36 нчы утырышында белдерде.
Республикада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада 925 мең чамасы пенсионер бар. Бу барлык кешеләрнең 24 процентка якыны.
Кичә Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында республика үзешчән ветераннары арасында 9нчы “Балкыш” фестиваленең өченче гала-концерты булды.
Атаклы шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулды. Татар әдәбиятында лаеклы мирас калдырган әдип истәлегенә багышлап, бүген Әлмәттә тантаналар уза.











