Шагыйрә, педагог Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Әдәби-музыкаль композиция.
Бүгенге тапшыруларыбызда рухи тормышыбыздагы мөһим бер вакыйга зур урын алып торачак. Халкыбызның сөекле шагыйрәсе, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына бүген – 3 октбрьдә 100 ел.











