Тапшыруыбыз Укытучылар көненә багышлана. Сез дә бүген мәктәпкә аеруча дулкынланып баргансыздыр әле. Бүген бит укытучыларыбызга ихлас соклану һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән форсат. Мәктәпне бетереп, еллар үткәнен көтеп тормыйк, хәзер үк рәхмәтләребезне җиткерик аларга.
Безнең тапшыруыбыз кунаклары – Казанның 143нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Галимуллина һәм аның укучылары. Махсус бәйрәм бүләге дә әзерләп килгәннәр икән алар.











