«Яңа көн» тапшыруы бүген, 5 октябрьдә, илебездә билгеләп үтелә торган Укытучылар көненә багышлана. Сезнең игътибарыгызга мөгаллимнәр белән әңгәмәләр, кызыклы очрашулар тәкъдим итәрбез, алар бәйрәм рухына туры килә торган күңелле җырлар белән үрелеп барачак.











