Туган җирне сайлап алмыйбыз. Шулай да авылда тууычылар бәхетлерәк дип саный Буа районның Әлки авылы егете Илдар Гыйниятуллин. Хәзерге көндә Буада яшәсә дә гел авылны кайгыртып яши.
Биредә балачак хатирәләре туган йортның җылысы, якын кешеләрнең ихласлыгы күңелдә мәңге саклана ди Илдар.
Әлки соңгы араларда бигрәк матурланып китте. Авылның төзеклеге Әнә шушы исеме язылган урыннан ук башлана.
Быел әлеге мәчеткә зурдан кубып ремонт ясап шул хөрмәттән корьән мәҗлесе дә үткәрелде. Ә мәҗлеснең төп ашчысы Флера ханым.
Әйе туган авыл – иң кадерле, иң газиз урын. Әлки ул әле озак еллар Татарстаның сәләмәтлек саклау министры булып эшләгән Камил Зыятдиновның да туган авылы. Хәзер аның абыйсы Раил Зыятдинов авыл халкына гел ярдәм итеп тора. Мәчетне төзекләндерүне дә аңа ышанып башлаган идек ди Илдар Гыйниятуллин. Әле киләчәккә планнары да зурдан.
Әйе, киләчәге өчен җан атып торучы кайгыртучан кешеләр барында авыл яши әле.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов.











