9нчы октябрь көнне беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр диелә халык сынамышларында.
Ә бүген исә табигать киресен исбатлый. Кыш әле килергә ашыкмый. Көндез һава тампературасы 13 градуска кадәр җылына, явым-төшем көтелми дип белдерә синоптиклар. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.











