Марсель Галиев. “Еллар аша кабат килеп табышканбыз…” Әдәби-музыкаль композиция.
Кадерле дуслар, сезнең барыгызга да игелек, шушы яңа көнебездә сәламәтлек, уңышлар теләп, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Игътибарыгызга күңелгә якты, өмет бирә торган тапшыру тәкъдим итәбез. Сез инде беләсез, халкыбызның зур әдибе, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды.
Хәзер яңгыраячак әдәби-музыкаль композиция аның шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелде. Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Дания Нурлы һәм Илдус Әхмәтҗан укый.











