Марсель Галиев. Парчалар.
Бүген игътибарыгызга танылган әдип, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевның ана теленә багышланган парчаларын тәкъдим итәбез. Аларны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый.
Мөдәррис Әгъләмов. “Тукайдан хатлар”. Радиокомпозиция.
Бу көннәрдә Татарсттаның халык шагыйре, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмнең тууына 80 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан радиосы берничә тапшыру әзерләде. Хәзер игътибарыгызга «Тукайдан хатлар» дигән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Шигырьләр Ренат Таҗетдинов, Флера Хәмитова язмасында һәм Илдус Әхмәтҗанов башкаруында яңгырыйлар.











