«Арча егетләре» Халык вокаль ансамбленә — 55 ел.
Арча шәһәренең һәм районының күрке булган данлыклы “Арча егетләре” халык җыр ансамбле оешуга – 55 ел! Бүген сүзебез шушы вакыйга турында булачак. Студиябездә кунакта – Арча шәһәре Г.Тукай исемендәге педагогика училищесының татар теле укытучысы Рузия Гарәпшина һәм “Арча егетләре” ансамбленең хәзерге җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова.











