Бүген зур бәйрәм! Октябрьнең өченче якшәмбесендә без Әтиләр көнен билгеләп үтәбез. Әниебез кебек әтиебез дә дөньядагы иң газиз, иң кадерле кешеләребез. Әтиләр-гаиләнең ышанычлы тоткасы, аларның җилкәсендә гаилә иминлеге, балаларның киләчәге. Кадерле әтиләребез, бу көн сезгә истәлекле булсын. Балаларыгыздан җылы котлаулар, рәхмәт сүзләре кабул итегез. Безгә Актаныш ягыннан Әтиләр көненә багышланган бик матур күчтәнәч килеп иреште. Остаз-мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы Вәзилә Мансаф кызы Чинаеваның иҗат җимешләре бүген эфирны бизәячәк. Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Сердәш дулкыннары» әдәби түгәрәгенә йөрүче 4 нче сыйныф укучылары Вәзилә апаларының шигырьләрен сөйләр. Бу шигырьләр шушы арада гына Вәзилә Чинаева тарафыннан мәктәп яшендәге балалар өчен дөнья күргән “Кояшлы иртә” китабыннан алынды.











