Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы 19 октябрьдә сәгать унда ачыла. Депутатлар 18 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы закон проектын карарга планлаштыра.
Татарстан мәктәпләрендә математика фәненнән 261, рус теле буенча 212 укытучы җитми. Башлангыч сыйныф, физика укытучыларына да ихтыяҗ зур. Барлыгы 1 мең 400 укытучыга ихтыяҗ бар.
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның уникаль осталык үзәгендә Cаха -Якутия Республикасы павильоны эшли башлый. Мәйданчыкта милли костюмнар, халык осталары әйберләре, якут җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителә.
Мәскәүдә дөнья күләмендә танылган композитор София Гобәйдуллинаның тууына 95 ел тулуга багышланган хәйрия концерты була. Концерт 29 октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының зур залында узачак.











