Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында Төркиянең «Полимекс» төзелеш холдингы Директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Алар республика территориясендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстан белән Һиндстанның товар әйләнеше 1 миллиард долларга кадәр арткан. Казанда узачак «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумына багышланган матбугат конференциясендә бу санны республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
Талия Миңнуллина шулай ук брифингта Яшел Үзән районының яңа торак комплексында 1 млрд сумлык инвестиция кертеп, Аюрведа – ягьни сәламәтлек үзәге төзергә җыенулары турында белдерде. Анда кешеләрне Һиндстанның традицион медицина һәм яшәү рәвеше системасын кулланып дәвалаячаклар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетын төзеде. Бу турыдагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Оештыру комитеты рәистәшләре итеп Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов European Aquatics Президенты һәм World Aquatics вице-президенты Антонио Силва белән очрашты. Алар Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, халыкара турнирларны Казанга кайтару перспективалары турында фикер алышты.
Казанның Совет районыннан Лилия һәм Тимофей Култышевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия
конкурсында «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә җиңеп чыкты. Җиңүче
гаиләне социаль челтәрләр аша республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Россия Федерациясе Президентының Идел
буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ төбәкләренең югары
вазыйфаи затлары белән видео элемтә аша киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Нефть югары мәктәбе” дәүләт технология
университетының һәм Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.