Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең
Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре — Бәхрейн, Катар, Кувейт,
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстаны делегациясе белән
очрашты.
Татарстан Рәисе республика хөкүмәте йортында Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән Татарстан теннисчыларының 2026
елдагы казанышлары, республикада теннисның киләчәктәге үсеш перспективалары,
төрле ярышлар уздыру, тиешле спорт инфраструктурасы төзү турында фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге ачылуга 20 ел тулды. Яңа парламент үзәге ачылу белән Дәүләт Советында күп нәрсә үзгәрде: теркәү системасы яңартылды, электрон тавыш бирү барлыкка килде, заманча телевидение комплексы сафка басты.
«КамАЗ» АҖ җитәкчелеге Мали Республикасына транспорт чаралары җибәрү турында күләмле контрактны имзалады. Чарада Мали икътисад һәм финанс, шулай ук транспорт һәм инфраструктура министрлары катнашты.
Татарстан мәктәпләрендә математика фәненнән 261, рус теле буенча 212 укытучы җитми. Башлангыч сыйныф, физика укытучыларына да ихтыяҗ зур. Барлыгы 1 мең 400 укытучыга ихтыяҗ бар. Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шулай дип белдерде.
13-14 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гавриил Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы» дигән Халыкара конференция үткәрелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рсепублика хөкүмәте йортында Төркиянең «Полимекс» төзелеш холдингы Директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Алар республика территориясендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстан белән Һиндстанның товар әйләнеше 1 миллиард долларга кадәр арткан. Казанда узачак «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумына багышланган матбугат конференциясендә бу санны республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
Хәзерге вакытта Татарстанда эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан 102 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә. Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин республика Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында шул хакта белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында Төркиянең «Полимекс» төзелеш холдингы Директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Алар республика территориясендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстан белән Һиндстанның товар әйләнеше 1 миллиард долларга кадәр арткан. Казанда узачак «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумына багышланган матбугат конференциясендә бу санны республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
Талия Миңнуллина шулай ук брифингта Яшел Үзән районының яңа торак комплексында 1 млрд сумлык инвестиция кертеп, Аюрведа – ягьни сәламәтлек үзәге төзергә җыенулары турында белдерде. Анда кешеләрне Һиндстанның традицион медицина һәм яшәү рәвеше системасын кулланып дәвалаячаклар.











