Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашучылар белән очрашты.
Татарстан Фәннәр Академиясе эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк республиканың интеллектуаль үзәгенә әверелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Галиәсгар Камал исемендәге театрда Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада шул хакта әйтте.
2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты проекты һәм 2027-2029 елларга Социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән видео элемтә аша киңәшмә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә депутатлары, муниципаль районнар башлыклары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Мәскәүдә «Алтын көз — 2026» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стендын карады. Республика агросәнәгать комплексының төп икътисадый күрсәткечләре турында аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт милкенә идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Вадим Яковенко белән очрашты. Алар төбәк территориясендә урнашкан дәүләт милкенә идарә итүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Казанда беренче тапкыр һөнәри белем бирү осталарының «Мастер 2030: уку остаханәсеннән реаль җитештерүгә» дигән республика форумы узды. Аның нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасын үстерү буенча эш планы әзерләнә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Александр Меджитов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Татарстан спорт-гамәли этләр үрчетү Федерациясе этләр үрчетү буенча тренеры Мария Хәйруллина белән очрашты. Алар Татарстанда кинологик спорт төрләренең киләчәк үсеше турында фикер алышты.
2027 елга, 2028 һәм 2029 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты шактый киеренке формалаштырылган. Бу хакта
Республика Премьер-министры Алексей Песошин
Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында
белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында хәрби медицина хезмәте лейтенанты, махсус хәрби операциядә катнашкан Александр Потанинның гаиләсе белән очрашты, аларга Россия Федерациясе Герое исеменең «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.
2027 елга, 2028 һәм 2029 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты шактый киеренке формалаштырылган. Бу хакта Республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.
Буа ветеринария техникумында яңа уку елының иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе — Беренче курс студентлары көне узды.











