2027 елга һәм 2028 – 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетлар каравына җибәрелә. Парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу башлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Мәктәп маршрутларына тагын 59 транспорт җибәрелде.
Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланды. Барлыгы 3 миллион 735 мең 888 тонна ашлык җыелган.Һәр гектардан уртача 34 центнер бөртек алынган. Буа, Арча, Тәтеш районнарында 189 мең – 191 мең 979 тонна ашлык амбарларга салынган.
2027 елга һәм 2028 – 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетлар каравына җибәрелә. Парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу башлана.
Эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивален халыкара дәрәҗәгә чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белдерде.
Татарстанда 21-27 сентябрьдә кискен вирус авырулары һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 25,7% ка, ә эпидемия бусагасыннан 26,5% ка түбәнрәк булган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев белдерде.
Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәр гаиләнең тарихын теркәп бара, буыннар хәтерен саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия гамәл башкарыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.
Бу атнада Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган чаралар уза. Бу
елларда Академия зур алгарыш кичерде, технологияләр, гуманитар сәясәт һәм
кадрлар ярдәме аша төбәкнең үсешен тәэмин итте. Бу турыда Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе карары белән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелә.
Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәр гаиләнең тарихын теркәп бара, буыннар хәтерен саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия гамәл башкарыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.
Бу атнада Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган чаралар уза. Бу
елларда Академия зур алгарыш кичерде, технологияләр, гуманитар сәясәт һәм
кадрлар ярдәме аша төбәкнең үсешен тәэмин итте. Бу турыда Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
Татарстан Юстиция министрлыгы махсус хәрби операция ветераннарына республика Дәүләт юридик бюросыннан бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында хәбәр итте.











