Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне белән котлады.
Республикада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада 925 мең чамасы пенсионер бар. Бу барлык кешеләрнең 24 процентка якыны.
«Татар кызы – 2026» Халыкара конкурсының финалы 7-8 октябрьдә Төркмәнстанның «Аваза» милли туристлык зонасында узачак. Җиңүчегә “Татар кызы” күчмә таҗы һәм Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдовтан автомобиль бирелә.
Эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар бирү тәмамланды. 16 октябрьдә сайлап алу этаплары башлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда уникаль осталык үзәге янындагы мәйданда узды. Мәктәп маршрутларына тагын 59 транспорт җибәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Казанның уникаль осталык үзәгендә Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветеран-остазларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланды. Барлыгы 3 миллион 735 мең 888 тонна ашлык җыелган.Һәр гектардан уртача 34 центнер бөртек алынган. Буа, Арча, Тәтеш районнарында 189 мең – 191 мең 979 тонна ашлык амбарларга салынган.











