Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда нефть компанияләренең быел 9 айдагы эш нәтиҗәләре каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда компаниянең республикадагы агымдагы проектлары турында фикер алыштылар.
«Алабуга» махсус икьтисадый зонасы территориясендә «Соллерс» җиңел автомобильләрен күпләр җитештерү башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Соллерс» АҖ Директорлар советы рәисе Адил Ширинов конвейрдан яңа төшкән беренче автомобильләрне карады.
Быел Татарстан 102 мең тоннадан артык бөртекле культураларны чит
илләргә саткан. Бу хакта Республика Премьер-министры урынбасары — Авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан белдерде.
Чаллыда 2027 елда гомуми озынлыгы 111 чакрым булган трамвай юлларын ремонтлауга 1 миллиард сум акча юнәлдерергә җыеналар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, төзекләндерү эшләренә акчаны республика бүлеп бирәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1971-1983 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачуда катнашты. Истәлек тактасы башкалабызның Госман Җиһаншин яшәгән Кече Кызыл урамындагы 14 нче йорт фасадына куелган.
“Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ветеринария
һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе учреждениеләренә
яңа техника тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибараһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Гуманитар фәннәр өлкәсендә фольклорның әһәмияте” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул атаклы галим Фатыйх Урманчеевның 90 еллыгына багышлана.
Агымдагы катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.