Агымдагы катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1971-1983 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачуда катнашты. Истәлек тактасы башкалабызның Госман Җиһаншин яшәгән Кече Кызыл урамындагы 14 нче йорт фасадына куелган.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибараһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Гуманитар фәннәр өлкәсендә фольклорның әһәмияте” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул атаклы галим Фатыйх Урманчеевның 90 еллыгына багышлана.
Чаллыда 2027 елда гомуми озынлыгы 111 чакрым булган трамвай юлларын ремонтлауга 1 миллиард сум акча юнәлдерергә җыеналар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, төзекләндерү эшләренә акчаны республика бүлеп бирәчәк.
Иртәгә — 23 октябрьдә республикада хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшләячәк.
Классик әдип Шәриф Камал әдәби премиясенә 14-35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә башлады. Гаризаларны 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Беларусь хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Анда быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2026 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр.
Россия Герое Рамил Ибәтуллинга 50 яшь тулды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа котлау юллады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Беларусь хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән
очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Анда быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2026 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Утырышта Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү планнары белән уртаклашты.











